Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов августта төбәк башлыклары медиарейтингында берьюлы 19 урынга күтәрелде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов август йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары рейтингын җитәкләде. Узган рейтинг белән чагыштырганда Татарстан лидеры үз позициясен яхшыртты – моннан алда ул икенче урында иде. Узган айда Миңнеханов 17 535 материалда телгә алынган. Бу «Медиалогия» компаниясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
Икенче урында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, ул 17 468 тапкыр телгә алынып, ТР Рәисеннән бераз калышты. Өчлекне Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев йомгаклады – 13 242. Беренче бишлеккә шулай ук Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләре губернаторлары Глеб Никитин һәм Олег Мельниченко кергән.
Федераль масштабта Миңнеханов алтынчы позициядә, ул берьюлы 19 урынга күтәрелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз