news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов августта Казанда узачак барлык чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты

Миңнеханов августта Казанда узачак барлык чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнары башлыкларына Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган чараларны һәм августта Казанда узачак башка чараларны уздыруда ярдәм күрсәтергә кушты. Ул шулай ук иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.

«Киләсе атнада, 22 августта, бөтен илдә Россиянең дәүләт флагы көне билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәм бердәмлек, горурлык һәм Туган илгә карата мәхәббәтне символлаштыра. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына барлык планлаштырылган чараларны үткәрүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушам», - дип китерә Миңнехановның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Ул шулай ук 18 һәм 19 августта Казанда «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» һәм «Ребус» форумнары узачагын искәртте. Миңнеханов сүзләренчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласына федераль хакимият органнарыннан, Россия төбәкләреннән бик күп катнашучылар, Кытай кунаклары киләчәк. Форум кысаларында барлыгы 100дән артык чара, шул исәптән 70 эшлекле сессия узачак.

20-21 августта Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумы үткәрелә. Россия Төзелеш министрлыгы оештырган әлеге чарада Россиянең кече шәһәрләрен һәм тарихи җирлекләрен үстерү турында дискуссияләр, күргәзмәләр узачак. Анда катнашучылар фикер алышачак һәм яхшы тәҗрибәләр белән бүлешәчәк, дип өстәде Миңнеханов.

Моннан тыш, бу көннәрдә «Яшьләр һәм шәһәр мохите» икенче бөтенроссия яшьләр форумы узачак.

Шулай ук 21-26 августта Казанда «Яңа дулкын» халыкара яшь популяр музыка башкаручылар конкурсы үткәрелә.

«Конкурс 2022 елдан бирле уздырыла һәм Россия һәм башка илләрнең мәдәни тормышында зур вакыйга булып тора. Шушы еллар дәвамында конкурс заманча музыка киңлегендә танылган мәйданчыкларның берсенә әйләнде. Мондый чараны әзерләү һәм уздыру – бик зур эш», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Ул әзерлек эшләренә Казанның барлык хезмәтләре, кунакчыллык объектлары, шәһәр инфраструктурасы җәлеп ителүен искәртте. Башкалабыз җитәкчелегенә зур җаваплылык йөкләнә, дип билгеләде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot