news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Auto China 2026» автомобиль күргәзмәсендә яңа технологияләр белән танышты

Миңнеханов «Auto China 2026» автомобиль күргәзмәсендә яңа технологияләр белән танышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пекинда узучы «Auto China 2026» халыкара автомобиль күргәзмәсендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автосалон дөньякүләм дәрәҗәдәге иң зур һәм абруйлы тармак вакыйгаларының берсе санала. Быел ул 24 апрельдә берьюлы ике мәйданчыкта ачылды – China International Exhibition Center (Shunyi Hall) һәм Capital International Exhibition Center of China.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Күргәзмәнең төп темасы – Future of Intelligence, ягъни «Фәһем киләчәге». Экспозиция автомобиль төзелеше тармагында гамәлгә ашырылучы цифрлаштыруга, интеллектуаль системаларга һәм яңа технологияләргә багышланган.

Татарстан Кытайның сәнәгать предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итә (шул исәптән автомобиль тармагында да). Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре арасында – электромобильләрне, водород ягулыгында эшләүче транспортны, автоном йөрү системаларын үстерү һәм ясалма фәһем мөмкинлекләрен куллану.

news_right_1
news_right_2
news_bot