news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ашыгыч хезмәтләр куллана торган техниканың күп өлеше Татарстанда җитештерелә

Бүген «Казан Экспо» да «Комплекслы куркынычсызлык-2026» XVI Халыкара куркынычсызлык чаралары салонының пленар утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов илебезнең ашыгыч хезмәтләре куллана торган техниканың шактый өлеше Татарстанда җитештерелә, дип сөйләде.

Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, Казанда мондый дәрәҗәдәге чараны уздыру республиканың халыкара форумнар оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм Татарстан казанышларына лаеклы бәя бирә.

«Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе. Бездә куркынычсызлык өлкәсендә цифрлы карарлар актив кертелә. Илебезнең ашыгыч хезмәтләре куллана торган техниканың шактый өлеше Татарстанда җитештерелә һәм чит илләрдә югары бәяләнә. Без эшләнмәләребезнең гомерләрне саклап калырга һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итүе белән горурланабыз. Бу – фән, производство һәм профильле ведомстволарның җайга салынган эше нәтиҗәсе», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot