Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Арипов белән Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проектлары турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Алар хезмәттәшлек һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бохара өлкәсендә һәм Навоида гамәлгә ашырылачак перспективалы проектлар темаларның берсе булды. Татарстан җитәкчесе Үзбәкстан җитәкчелегенә уртак эшкә көчле ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ул республика Президенты Шәүкәт Мирзиеевка рәхмәт белдерде.
«Шәүкәт Миромонович безгә яңа мәйданчыклар булдыруда катнашырга кушты. Бу проектларның уңышлы булачагына шик юк, безнең мондый тәҗрибәбез бар инде», - диде Миңнеханов.
Үз чиратында, Арипов Татарстан җитәкчесенә Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә шәхсән игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Сез үзегез безнең мөнәсәбәтләр үсешенә зур игътибар бирәсез, Үзбәкстан төбәкләренең яртысында диярлек булдыгыз. Бу сәүдә әйләнеше күрсәткечләрендә яхшы нәтиҗә бирә», - дип ышана ул.
Фотоларны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бирде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз