news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Аргентинаның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Аргентина Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Энрике Игнасио Феррер Виейра белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика безнең илләр мөнәсәбәтләре кысаларында Аргентина белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Узган ел Россия һәм Аргентина дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 140 еллыгын билгеләп үтте.

«Без Аргентинаны Латин Америкасының әйдәп баручы державаларының берсе, гаять зур икътисади потенциаллы, бай мәдәниятле, спорт казанышлары булган ил буларак беләбез», - диде республика Рәисе. Ул төбәкара багланышлар урнаштыруның мөһимлеген аерым ассызыклады.

Феррер Виейра республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән Аргентина арасындагы элемтәләрне алга таба да киңәйтү белән кызыксынуын белдерде.

Аргентина Республикасы - Көньяк Америкада нефть һәм газ, литий, уран, төсле һәм башка металларның зур запасларына ия дәүләт. Икътисадының төп тармаклары: химия, нефть химиясе, тау эше, металлургия, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате.

news_right_1
news_right_2
news_bot