Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Арча районы кырларын карады һәм «Тукай эзләре буенча» маршруты белән танышты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча районында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Сәфәр маршруты буенча Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән муниципалитетта чәчү барышын карады. Хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда район халкын борчыган актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, район чәчү кампаниясенә актив кушылды. Ашламалар һәм орлыклар җитәрлек. Техниканы яңартуга ихтыяҗ бар.
Җәббаров шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре файдалана алырлык федераль һәм республика чараларына да игътибар итте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга килгәндә исә, министр ассызыклаганча, терлекләр санын арттыру өчен эшне көчәйтергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, барлык республика программалары буенча эш дәвам итәчәк, дип ышандырды. Аерым алганда, ул барлык юл эшләрен вакытында оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена аерым тукталды. Ул бер генә ветеранның да игътибарсыз калырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә шундый ук ярдәм күрсәтергә кирәк, дип өстәде Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан җитәкченсе Габдулла Тукай музей комплексында булды, анда аңа Ия елгасы яры буйлап «Тукай эзләре буенча» туристик маршрут концепциясен тәкъдим иттеләр. Яр буйлап тулы маршрут 3 километр тәшкил итә. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәк куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз