Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов апрельдә Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингын җитәкли

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның апрелендә «Медиалогия» версиясе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында лидер булды. Аның исеме массакүләм мәгълүмат чараларында 20716 тапкыр искә алынган, медиаиндексы 135 633,0 тәшкил итә. Бу аңа округта беренче урынны һәм Гомумроссия рейтингында бишенче урынны тәэмин иткән.
Миңнехановның медиа киңлектә югары позициясе берничә мөһим чаралар һәм инициативалар белән бәйле. Аерым алганда, ул Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында 14 яшькә кадәр балалы гаиләләрне һәм махсус хәрби операция ветераннары гаиләләрен кертеп, гаилә ипотекасы программасын киңәйтү тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Моннан тыш, Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне белән котлады, бу шулай ук төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртылды.
Татарстан башлыгының халыкара һәм төбәкара вакыйгаларда катнашуы зур игътибар уятты: ул Казанда «Энергопром» халыкара энергетика форумын ачты, Бөек Петрның Петербург политехник университетына сәфәре кысаларында Санкт-Петербургта берничә килешүгә имза куйды, Чунцин шәһәре Кытай Коммунистлар партиясе секретаре Юань Цзяцзюнь белән сөйләшүләр үткәрде һәм Дүшәнбедә эш сәфәрендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз