Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Апаста малайлар өчен «Мирас» пансионатын ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Апаста «Ярдәм-Помощь» җәмәгать хәйрия фондының «Мирас» малайлар пансионатын ачуда катнашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бинада уку бүлмәләре, директор кабинеты, укытучылар бүлмәсе, тавыш яздыру студиясе, ял бүлмәсе, ашханә, тәрбияләнүчеләр, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кунаклар һәм тәрбиячеләр өчен йокы бүлмәләре, ризык әзерләү һәм саклау урыннары, кер юу һәм үтекләү бүлмәсе, шулай ук һөнәр осталыгына өйрәтү бүлмәсе урнашкан.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Объектта берьюлы 40 тәрбияләнүче һәм дүрт тәрбияче яши ала. Яшәү бушлай. Уку дүрт елга исәпләнгән. Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала», – диелә хәбәрдә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Уку программасына татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, татар телен тирәнтен өйрәнү, гарәп теленнән факультатив дәресләр һәм дини тәрбия керә. Гомуми белемне балалар Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз