news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Аман Тулеевның хатынына һәм Кузбасс җитәкчелегенә кайгы уртаклашу белдерде

Миңнеханов Аман Тулеевның хатынына һәм Кузбасс җитәкчелегенә кайгы уртаклашу белдерде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кузбассның элеккеге башлыгы Аман Тулеевның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма сәясәтченең хатынына һәм Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә җибәрелгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эльвира Тулеевага адресланган телеграммада Татарстан Рәисе кайгы уртаклашуын белдерде, аңа кайгылы көннәрдә көчле рухлы һәм нык булуын теләде. Ул мәрхүмнең улы Дмитрий Тулеевка, туганнарына һәм якыннарына аерым кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Көчле, батыр кеше вафат булды, ул Кемерово өлкәсенең сәнәгать үсеше векторын күп елларга алга билгеләгән төбәк җитәкчеләренең аерым когортасына керә. Аның белән янәшә эшләү бәхетенә ия булган ышанычлы көрәштәшләре, күпсанлы хезмәттәшләре, барлык кешеләрнең хәтерендә Аман-Гельда Молдагазыевич (Гумирович) үзенчәлекле шәхес, сәләтле һәм көчле җитәкче, ачык дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе булып калачак. Ул Кузбасста яшәүчеләр арасында абруй казанды һәм ил җитәкчелегенең аерым ышанычына ия булды», диелгән телеграммада.

Аман Тулеев – иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, югары гражданлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булды. Аның ниятләре төбәкне һәрьяклап үстерүгә, аның халкының иминлеген үстерүгә юнәлтелгән иде, дигән Татарстан Рәисе Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевка телеграммасында.

«Аман-Гельда Молдагазыевич халык хәтерендә Россиянең чын патриоты, үзен туган илгә һәм ватандашларына хезмәт итүгә багышлаган кыю, көчле рухлы кеше булып калачак. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезгә, Кемерово өлкәсендә яшәүчеләргә кайгыгызны уртаклашу белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк сәясәтченең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасын Россия Президенты Владимир Путин юллаган иде. Ул Аман Тулеевның кешеләр ышанган чын халык губернаторы булуын ассызыклады.

Сәясәтче - Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторының (1997-2018) вафат булуы турында бүген билгеле булды. Аңа 79 яшь иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100