Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Җәмәгать судьялары Татарстандагы суд эшләренең 70 проценттан артыгын карый
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов судьялар җәмгыяте вәкилләрен республиканың җәмәгать юстициясе оешуга 25 ел тулу белән котлады. Аның сәламләү сүзләрен юбилейга багышланган түгәрәк өстәлдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Безнең республикада чирек гасыр элек яңадан булдырылган җәмәгать судьялары институты гражданнарның судта яклауга конституциячел хокукын тәэмин итүче дәүләт структурасының мөһим элементы булып тора. Аның уңышлы үсеше – федераль суд реформасын уңышлы гамәлгә ашыруның ачык мисалы», - дип билгеләп үтә Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Ул ассызыклаганча, Татарстанның җәмәгать судьялары республикадагы барлык суд эшләренең 70 проценттан артык өлешен карый. «Бу бик зур йөкләнеш. Сез бу эшне бик яхшы башкарасыз һәм югары профессиональлек, җаваплылык һәм гаделлек принцибына тугрылык күрсәтәсез», - диелә ТР Рәисе мөрәҗәгатендә.
Миңнеханов җәмәгать судьяларына намуслы хезмәтләре һәм республиканың суд системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук аларның эшчәнлеге алга таба да гаделлек җиңүгә һәм закон өстенлек итүгә хезмәт итүен теләде.
Татарстан Республикасы Рәисе җәмәгать юстициясе эшчәнлегенең башлангычында торган ветераннарга аерым рәхмәт белдерде. «Беренчеләрдән булып билгеләнгән биш җәмәгать судьясы хезмәтен дәвам итә, тупланган кыйммәтле тәҗрибәсен яшь коллегаларына тапшыра. Бу куандыра», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз