news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алтайда татар токымлы атлар чабышыннан фото куйды

Рөстәм Миңнеханов Алтайда татар токымлы атлар чабышыннан фото куйды
ТР Рәисе телеграм-каналы

Бүген Алтай Республикасында Татарстанда старт алган татар токымлы атларга атланып чабышу тәмамланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чарадан фото белән Телеграм-каналында уртаклашты.

«Бүген төрки халыкларның тарихи ватаны - Алтай Республикасында Татарстан тарихында беренче татар токымлы атлар чабышы тәмамланды», - дип язган республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, чабыш атлары 3 мең чакрым араны узды, алар үзләренең табигый матурлыгын гына түгел, чыдамлыгын да күрсәтте. Маршрут Россиянең сигез төбәгенең 56 торак пункты аша узды, атлар чабышы бер айдан артык дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot