news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында Халыкара экология конференциясендә катнаша

Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында Халыкара экология конференциясендә катнаша
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтайда Халыкара экология конференциясендә катнаша. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Чара РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә уза. Утырышта шулай ук Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан премьер-министрлары катнаша. Барлык партнер дәүләтләр экология мәсьәләләрендә ике яклы форматта да, халыкара берләшмәләр кысаларында да хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә Россия Хөкүмәте чакыруы нәтиҗәсендә катнаша.

Татарстан конференциядә катнашучы илләр белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дә. Конференциянең төп темаларыннан берсе – биотөрлелекне саклау. Катнашучылар Россия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан территориясендә яшәүче кар барсы популяциясен торгызу юнәлешендәге уртак инициативалар турында фикер алыша.

Татарстан Республикасы бу юнәлешкә инде үз өлешен кертә: Алтай Республикасының Майминский районында, «Карым» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында Татарстан «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдырды. Хәзерге вакытта үзәктә дүрт кар барсы яши, шуларның өчесен популяцияне ныгыту өчен Кыргызстан тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot