news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Әлмәттә «Кванториум» тәрбияләнүчеләре белән аралашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркында булды, тәрбияләнүчеләр белән аралашты һәм аларга производствога экскурсияләр оештырырга вәгъдә итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка балалар технопаркының реконструкцияләнгән корпусын күрсәттеләр. Ул 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 1370 бала кабул итә ала. Монда 16 юнәлеш буенча дәресләр оештырылган.

Яңартылган блокта аэроквантум, Ship-квантум һәм автоквантум кебек юнәлешләр барлыкка килде. Аэроквантум җыю буенча инженерлык бурычларын проектлауны һәм хәл итүне, шулай ук пилотсыз очу аппаратларын коммерцияле куллануны күздә тота.

Ship-квантумны сайлаган балалар корабльләрне һәм судноларны проектлау, төзү, спорт-техник модельләр булдыру һәм аларның прототиплары тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Үз чиратында автоквантум пилотсыз транспорт чарасының тулысынча гамәлдәге прототибын проектлауны, төзүне һәм сынауны күздә тота.

Татарстан Президенты балалар белән аралашканда аларга судно төзү производствосына һәм «КАМАЗ»га экскурсия оештырырга вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100