news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Әлмәттә 55нче яшь нефтьчеләр конкурсын ачып җибәрде

Әлмәттә нефтьчеләр арасында 55нче һөнәри осталык конкурсы башланып китте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында ассызыклаганча, мондый ярышлар яшь кадрларга үзләрен күрсәтергә ярдәм итә һәм карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

Ярышларда нефть һәм газ чыгару операторларыннан алып бораулаучыларга, электромонтерларга һәм скважиналар ремонтлаучыларга кадәр 30 юнәлештә 437 белгеч катнаша.

Бәйге Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган. Конкурста катнашучылар белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын күрсәтә, тәҗрибә алыша һәм карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ала.

«Яшь белгечләребез белемнәрен һәм осталыкларын уңышлы күрсәтә, тәҗрибә туплый һәм үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ача алыр, дип ышанам. Без сезнең белән горурланабыз!» - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot