Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Әлмәтнең ике күп балалы гаиләсенә «Лада Ларгус» ачкычларын тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәтнең ике күп балалы гаиләсенә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычларын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәйгәрдәновлар гаиләсе биш бала тәрбияли, ата-аналар нефтехимия тармагында хезмәт куя. Әлмәттә яшәүче Даишевлар гаиләсендә исә 11 бала үсә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Даишевлар гаиләсе моңа кадәр төрле конкурсларда берничә мәртәбә лауреат булган иде. 2018 елда алар «Без бергә» республика конкурсының «Һөнәрчеләрнең гаилә династиясе» номинациясендә җиңделәр. 2019 елда Даишевлар «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча «Иң яхшы күп балалы гаилә» исеменә лаек булды. Шулай ук алар «Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ конкурсының «Ата-ана даны» номинациясендә җиңү яулады.
Аларның казанышлары Мәскәүдәге «Ел гаиләсе. Россия – 2019» милли елъязмасына да теркәлде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз