Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов, Алиханов һәм Никитин Россия төбәкләренә 4 вертолет тапшырды
Бүген Казан вертолет заводы җитештергән дүрт Ми-8МТВ-1 вертолетын Россия төбәкләренә тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм РФ транспорт министры Андрей Никитин катнашты.
«Соңгы биш елда Казан вертолет заводы үзгәрде – ул хәзер дөнья дәрәҗәсендәге заманча завод, белем бирү үзәге һәм сынау полигоны», – дип белдерде Миңнеханов, предприятие хезмәткәрләрен сәламләп.
Ул шулай ук, Казан вертолет заводы Татарстанда гына түгел, Россиядә алдынгы машиналар җитештерүче предприятиеләрнең берсе булып тора, дип ассызыклады.
Антон Алиханов завод хезмәткәрләренең илнең транспорт тармагын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде, продукциянең аеруча төньяк һәм көнчыгыш төбәкләре өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул, предприятие әһәмиятенең тагын бер ягы – яңа кадрлар әзерләү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүдә булуын әйтте.
Андрей Никитин Казан вертолет заводына беренче тапкыр килүен белдерде.
«Транспорт тармагына яңа техника кирәк, һәм без, хезмәттәшләребез белән бергә, заводны заказлар белән тәэмин итәрбез», – диде Никитин.
Исегезгә төшерәбез, Казан вертолет заводы – Ростехка керүче «Россия вертолетлары» холдингының төп предприятиесе. Биредә Ми-8/17, Ми-38 төркемнәренә керүче вертолетлар һәм җиңел күп функцияле «Ансат» вертолеты җитештерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз