news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Алексеевск зиратындагы кабер ташларын оператив рәвештә торгызырга кушты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы башлыгына зиратта кабер ташларын торгызу өчен бөтен кирәкле эшне оператив рәвештә башкарырга йөкләде.

Бүген район башлыгы Сергей Демидов православие зиратында 29 кабер ташына зыян китерүләре турында хәбәр итте.

«Коточкыч вандализм, бу гамәлне башкача әйтеп булмый, шаккаттыра. Безнең районда барысы да үзара дус яши», дип язган Демидов үзенең Телеграм-каналында.

Алексеевск районы башлыгы билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнары гаеплеләрне ачыклау эшен башлаган. «Аларга һичшиксез җәза биреләчәк», - дип вәгъдә итте Демидов.

news_right_1
news_right_2
news_bot