news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Алексеевск районында уңыш җыю барышын һәм агросәнәгать комплексы эшен тикшерде

Миңнеханов Алексеевск районында уңыш җыю барышын һәм агросәнәгать комплексы эшен тикшерде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында булды. Биредә ул авыл хуҗалыгы министры һәм муниципалитет башлыгы белән бергә урып-җыю эшләре барышы белән танышу өчен авыл хуҗалыгы җирләрен карап чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Механизаторлар белән очрашу барышында Миңнеханов уракның беренче нәтиҗәләре белән кызыксынды. Комбайнчылар бер гектардан 40 центнерга кадәр уңыш чыга, дип хәбәр итте. Рәис шулай ук районда җитештерелә торган продукция белән танышты һәм район аграр көллиятендә максатчан программалар нигезендә укучы студентлар белән аралашты. Сөйләшү барышында республика башлыгы практик дәресләр уздыру өчен остаханәләр булдырырга булышырга вәгъдә итте.

Моннан тыш, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, урып-җыю кампаниясе уңышлы башланып киткән, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлкәсендә терлек баш саны арта. Миңнехановка су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерделәр. «Бүгенге көндә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы алып барыла. Бу юнәлештә су буенча зур эш башкарачакбыз», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot