news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Алексеевск кыңгырау чыңнары»н рус мәдәниятенең искиткеч бәйрәме дип атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Алексеевск бистәсендә «Алексеевск кыңгырау чыңнары» («Алексеевские перезвоны») кыңгырау чыңы фестивале узу турында хәбәр итте. Ул бу хакта Телеграм-каналында язган.

«Бүген Алексеевск бистәсендә рус мәдәниятенең искиткеч бәйрәме – «Алексеевск кыңгырау чыңнары» фестивале уза. Россия һәм Белоруссиянең кыңгырау чыңлатучылары осталыгын күрсәтәчәк. Бөтен гаиләгез белән бәйрәмгә килегез! Рәхим итегез!» - дип язган Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot