news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Казан Кремле территориясендә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Алдынгы татарстанлыларга бүләкләрне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бүген без илебез өчен аеруча зур горурлык кичерәбез, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгыбызның тулылыгын тоябыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп.

Ул батырлык һәм фидакарьлек белән Россия Кораллы көчләре составында көрәшүче, илебезнең тынычлыгы һәм иминлеген тәэмин итүче махсус хәрби операция катнашучыларын аерым билгеләп үтте.

«Татарстан көчле Россияне төзү, аның куәтен ныгыту курсын эзлекле рәвештә хуплый», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүген Казанда старт алган БРИКС спорт уеннарын һәм агымдагы елның октябренә планлаштырылган БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуын уздыру урыны булу – республика өчен зур дәрәҗә, дип белдерде. Республика Рәисе әлеге чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барысын да эшләргә вәгъдә итте.

Бүләккә сәнәгать һәм энергетикадан алып мәдәният һәм спорт вәкилләренә кадәр төрле эшчәнлек өлкәләреннән 38 татарстанлы лаек булды. Әйтик, бүләкләнүчеләрнең берсе – КФУ ректоры Ленар Сафин. Ул Александр Невский ордены белән бүләкләнде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. «Минем тормышымда иң зур бүләк – ул Татарстан территориясендә туу һәм республика файдасына хезмәт итеп яшәү мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Ларионова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100