news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Алдынгы инженерлык мәктәпләре - сыйфатлы белем бирүнең төп инструменты

Россиянең технологик суверенитетын күтәрүгә алдынгы инженерлык мәктәпләре ярдәм итәчәк, алар нигезендә яңа сыйфатлы инженерлык белеме һәм технологик эшләнмәләрнең яңа дәрәҗәсе ята. Бу хакта Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәпләренең семинар-киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүген фән һәм технология икътисади үсешнең һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең төп драйверы булып тора. РФ Президенты Владимир Путин илнең технологик суверенитетын торгызу бурычын куйды. Әлеге стратегик максатка ирешүнең төп инструментларының берсе - алдынгы инженерлык мәктәпләре», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Узган ел гомумилкүләм сайлап алу кысаларында Татарстан өч шундый мәктәп булдыру хокукын яулады.

«Безнең вузлар һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан үзәге шулай ук «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты чараларында актив катнаша. Фәнни белем бирү комплексы алдында республиканың фәнни-технологик үсеш буенча озак сроклы дәүләт программасы кысаларында җитди бурычлар куелган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген киңәшмә эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзүгә һәм үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү грантлары буенча Совет вәкилләре катнаша.

Катнашучыларга алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проблемалары турында фикер алышырга, узган уку елында алдынгы инженерлык мәктәпләренең эшчәнлегенә йомгак ясарга, аларның ил үсешендә һәм кадрлар әзерләү системасында ролен һәм урынын билгеләргә кирәк булачак.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.

Элегрәк Рөстәм Миңнехановка Татарстанның югары уку йортларыннан алдынгы инженерлык мәктәпләре проектларын тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100