news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов алдынгы инженер мәктәпләре турында: Ил бездән реаль гамәли нәтиҗәләр көтә

Татарстан югары уку йортлары базасында алдынгы инженер мәктәпләре ачу куелган максатларга ирешү өчен зур эш таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Элегрәк «Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проекты конкурсына йомгак ясалды. Анда бөтен ил буенча 91 югары уку йорты катнашты, шуларның 30ы җиңүче булды. Алар арасында Татарстаннан өч университеты да бар.

«Без Россия Хөкүмәтенә, министрга, комиссияләргә бик рәхмәтле. Бездә Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ узды. Зур эш башкарылды. Әмма бу әле беренче адым гына. Ил бездән реаль практик нәтиҗәләр көтә. Бу – тагын да катлаулырак бурыч», - диде Президент.

Ул әлеге эш кысаларында кыска гына вакыт эчендә партнер-предприятиеләр белән берлектә кирәкле белем бирү программаларын әзерләү, сыйфатлы укытучылар һәм студентлар составы формалаштыру, шулай ук агымдагы елның 1 сентябреннән уку-укыту программаларының стартын тәэмин итү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100