news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында магистраль ярымприцеплар җитештерүне ачты

Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында магистраль ярымприцеплар җитештерүне ачты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымприцепларының яңа производствосын ачты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестпроект өч типтагы магистраль ярымприцеплар җитештерүне оештыруны күздә тота: пәрдәле, бортлы һәм контейнер ташучы. Елына 2,1 мең берәмлек чыгару планлаштырыла, киләчәктә куәтен елына 3 меңгә кадәр арттырачаклар. Җитештерү 7,2 мең кв.метр мәйданлы «Синергия» индустриаль-технология паркы бинасында урнашкан.

Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында яңа производствоны эшләтеп җибәрүне мөһим вакыйга дип атады. Йөк ташу базары үсә, шуңа күрә Россиядә завод продукциясенә ихтыяҗ булачак, дип билгеләп үтте ул.

«Безнең республика йөк машиналарын иң күп күләмдә җитештерә. Минемчә, алар шунда ук дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча ярымприцеплар белән комплектланачак», — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук инвесторларга рәхмәт белдерде һәм резидентларга җитештерүне тиз арада башлау өчен кирәкле барлык инфраструктураны бирүче «Алабуга» махсус икътисади зонасы тәҗрибәсен билгеләп үтте.

«Вагнермайер Руссланд» җәмгыяте башкарма директоры Рөстәм Сөбханкулов әйтүенчә, гомуми инвестицияләр 745 млн сум тәшкил иткән. Шулардан 500 млн сум — җитештерүне җиһазландыруга, 245 млн сум әйләнеш капиталына киткән. Завод 9 мең ярымприцеп җиткерү өчен биш еллык контракт төзегән инде. Чит илләрдән — Белоруссия һәм Казахстаннан да заказлар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100