Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенең яңа бинасын ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Актаныш үзәк район хастаханәсенең бинасы 1949 елда төзелгән. Шуннан бирле ул берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Ел саен хастаханә 12 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Әмма кабул итү-диагностика бүлегенең эш шартлары заман таләпләренә туры килми башлаган. Халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту өчен 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе карары белән хастаханәнең яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелде.
Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе - сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү.
«Татарстанда социаль мөһим объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча дистәләгән программа гамәлгә ашырыла. Без авыл территорияләренә аерым игътибар бирәбез. Актаныш районы үзгәрә, яңа объектлар төзелә. Бүген мин кабул итү-диагностика бүлегенең яңа ачылышында катнашуыма шатмын. Иң мөһиме - гражданнарыбызның сәламәтлеге», - диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кабул итү-диагностика бүлеген карады. Яңа бинада оператив ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар: ашыгыч авыруларны күзәтү бүлмәсе, шокка каршы палата, пациентларны санитар эшкәртү бүлмәсе, табибларга кадәр башлангыч ярдәм күрсәтү һәм табиблар тарафыннан ярдәм күрсәтү кабинетлары, дежур врач, хирург бүлмәсе, процедуралы эндоскопия, яраларны бәйләү бүлмәсе, врач-травматолог кабинеты. Шулай ук гипслау, табиб-терапевт, ЭКГ кабинетлары, процедура һәм рентген блогы, йогышлы авырулар өчен аерым керү урыны булган бокс (фильтр-бокс), күзәтү бүлмәләре, экспресс-лабораторияләр җиһазландырылган. Яңа корпус төзелүдән тыш, бүлекчә яңа җайланмалар, оргтехника һәм барлык кирәкле заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз