news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Аксютин белән Татарстанны газлаштыру схемасы хакында фикер алышты

Миңнеханов Аксютин белән Татарстанны газлаштыру схемасы хакында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары – 623нче департамент башлыгы Олег Аксютин белән очрашты. Яклар республиканы газлаштыру һәм газ белән тәэмин итү генераль схемасындагы үзгәрешләр, шулай ук гавәми акционерлык җәмгыятенең ТР предприятиеләре белән хезмәттәшлеге хакында фикер алышты.

ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Петербург халыкара газ форумының «Газ фәне һәм инновацияләр» стендында узды.

Очрашуда катнашучылар «Иннокам» кластеры территориясендә перспективалы кулланучыларны газ белән тәэмин итү мәсьәләләрен кузгатты. Тикшерелә торган инвестицион проектлар һәм газга сорауның перспективалы үсеше бәяләмәләре буенча, 2030 елга Татарстанда газны еллык куллану күләме 30 миллиард кубометрга җитәргә мөмкин, шуның 22 миллиардка якыны «Иннокам» өлешенә туры киләчәк.

Шуны исәпкә алып, Татарстанны газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру генераль схемасы актуальләштерелгән. Әйтик, аңа Можга-Алабуга магистраль газүткәргеченең яңа, икенче линиясе кертелгән. Документ республика Хөкүмәте белән килештерелгән инде, «Газпром» ГАҖ ягыннан да процедура төгәлләнү стадиясендә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Олег Аксютин белән Татарстан компанияләренең (аерым алганда, «Кориб», ICL һәм Иннополис) «Газпром» ГАҖ белән хезмәттәшлеге хакында фикер алышты.

Очрашу ахырында Иннополис университеты катнашында ике килешү имзаланды. Ул «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ һәм «Комита» компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек итү турында килеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100