news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Айрат Гатауллин кабат Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Гатауллинның Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле вазифасында вәкаләтләрен өч елга озайтты.

«Гатауллин Айрат Эдуард улын 2022 елның 5 октябреннән Төркия Республикасында Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле итеп өч елга билгеләргә», – диелә карар текстында.

Айрат Гатауллин Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын 2016 елның октябреннән бирле башкара. Моңа кадәр, 2012 елдан 2016 елның октябренә хәтле ул тулы вәкаләтле вәкилнең урынбасары иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100