Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Айдар Метшинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Дәүләт Советында киңәшмәдә узды.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Әлеге бүләк депутатка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен республика Рәисе карары белән бирелде.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге киңәшмәдә төп мәсьәлә РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан депутатларның эшенә йомгак ясау булган. Түбән Кама сайлау округы депутаты Айдар Метшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм иткәне, ТР микроэлектроника кластеры проектларын, КНИТУ-КАИ алдынгы инженерлык мәктәбен булдыруның грант проектын актив алга этәргәне, федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 347 млн сум җәлеп иткәне өчен үз эшчәнлегенә югары бәя алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз