news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Әгәр бизнеска ярдәм итмәсәк, проектлар кәгазьдә генә калачак

Татарстан икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 24 проценттан артык тәшкил итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуны шундый сүзләр белән башлады. Ул республикада 178 мең эшкуар теркәлгәнлеген, ә бу өлкәдә эшләүчеләр саны 875 мең кеше, ягъни республика икътисадында эшләүчеләрнең гомуми санының 42 процентын тәшкил итүен искәртте.

Шул ук вакытта узган ел республиканың тулай төбәк продукты 4,3 трлн сумнан артып киткән, ә төп капитал инвестицияләре 1,2 трлн сумга якын тәшкил иткән.

«Бик катлаулы вакытлар, глобаль үзгәрешләр бара. Һәм төп бурычлар —импортны алмаштыру һәм технологик суверенитетны тәэмин итү», - дип белдерде ТР Рәисе.

Россиядә илкүләм проектлар (дәүләт башлыгы Владимир Путин инициативасы белән – Т- и иск.) икътисад һәм социаль өлкә өчен әһәмиятле,әмма аларның төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру. Бу проектларның берсе - «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү».

«Безнең бурыч - бизнесны һәм аның потенциалын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру. Эшмәкәрләрне ишетергә һәм аларга яхшы шартлар тудырырга кирәк», - диде Миңнеханов.

Бу максатларны тормышка ашыру өчен Татарстанда тотрыклы социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча штаб төзелде, 2024 елга эшкуарлык климатын яхшырту буенча программа кабул ителде, шулай ук инфраструктура үсеш ала: махсус икътисади зоналар, бизнес-инкубаторлар, сәнәгать парклары һәм башка объектлар. Республика территориясендә барлыгы 102 объект исәпләнә. Аларда 1,7 меңгә якын резидент эшли, 77 мең эш урыны булдырылган.

ТР Рәисе сәнәгать паркларын тутыру эшен аерым билгеләп үтте. Ул тутыру дәрәҗәсе 74 процентка якынлашуын һәм Татарстан җитәкчелегенең мондый парклар номенклатурасын киңәйтү планнары барлыгын әйтте.

Моннан тыш, мәгълүмат юнәлеше, нәтиҗәле бизнесменнарны комплекслы әзерләү, электрон сәүдәне үстерү буенча эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дүрт ел эчендә маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны берничә тапкыр арткан һәм 63 меңгә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100