Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Әфганстан илчесенә: Сәнәгать продукциясе экспортын киңәйтү белән кызыксынабыз
Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак Татарстан Әфганстанга сәнәгать продукциясен китерүне киңәйтү белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гулла Хәсәән Хәсәәнгә әйткән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе белән Әфганстанның Россиядәге илчесенең очрашуы ТР Хөкүмәте йортында узды. Яклар «хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре» турында фикер алышты.
Миңнеханов экспортны киңәйтү мәсьәләсенә кагылып кына калмады, Россиянең Әфганстанны алга таба үстерү өчен шартлар булдыру һәм гуманитар мәсьәләләрне хәл итү яклы булуын искәртте.
Август башында Татарстанның Әфганстанга турыдан-туры продукция җибәрә башларга мөмкин булуы билгеле булды. Соңрак очрашулар барышында Әфганстан һәм Татарстан уртак проектлар юнәлешендә эшли башлау турында меморандум имзалады. Әлеге проектлар кысаларындагы инвестицияләрнең гомуми суммасы 183 миллион доллар тәшкил итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз