Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Абхазия Президенты белән Сухумда хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сухумда вакыйгаларга бай көн үткәрде, дип хәбәр итте ул үзенең МАКС каналында. Республиканы Абхазия белән күптәнге, вакыт белән сыналган дуслык элемтәләре бәйли.
«Президент Бадра Гунба белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту буенча алдагы адымнар турында фикер алыштык», – дип язды Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстан белән Абхазия арасындагы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы барлыгын билгеләп үтте – тиешле килешүгә 32 ел элек кул куелган иде. Соңгы вакытта үзара багланышлар ныгый: узган ел товар әйләнеше 14 млн долларга җитте. Туризм, фән, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек актив үсә.
«Ышанам ки, алда безне тагын бик күп кызыклы уртак проектлар көтә!» – дип өстәде ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз