news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бән Зәид Әл Нахайян Абу-Дабида очрашкан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Яклар агымдагы вәзгыять һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышкан. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салучының көрәштәше, шәех Зәиднең якын киңәшчесе – шәех Тахнун бән Мөхәммәт Әл Нахъянның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Очрашу Татарстан Рәисенең Гамбиягә сәфәре алдыннан узды. Гамбиядә ул Россия делегациясе башлыгы, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасының дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары 15 саммитында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100