Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Абраменков белән җитештерү куәтләрен модернизацияләү турында сөйләште
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Геннадий Абраменков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган сөйләшү барышында ике як төбәк икътисадының киләчәктә үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Аерым алганда, республика территориясендә эшләүче кайбер сәнәгать предприятиеләренең җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм үстерү темасы күтәрелде.
Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз