news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 8 Март белән «котлаучы» Акдусның фотосын урнаштырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Акдус кушаматлы алабаеның чәчәк янында төшкән фотосын урнаштырды.

© Фото: t.me/rustamminnikhanov

«Акдус та бүген чәчәк бүләк итә», – дип язган республика җитәкчесе.

Ак төстәге көчекне Рөстәм Миңнехановка 2021 елда ул чакта Төрекмәнстан Президенты булган Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Татарстан Рәисе даими рәвештә йорт хайванының фотолары белән бүлешә. Күптән түгел ул Акдуска чип куйдыру турында сертификат фотосын урнаштырды һәм татарстанлыларны этләрен теркәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100