Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: 74 ил һәм Россиянең 61 төбәге вәкилләре Kazanforum да катнашачагын раслады

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы башланырга бер ай вакыт калды, чарага әзерлекнең финал этабы бара. 16нчы форумның эшлекле программасы төрле һәм бай булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген чараны оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин (ул оештыру комитеты рәисе дә) үткәрде.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, 2025 елда форум инде өченче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль дәрәҗәдә уздырылачак. «Форум Россия Федерациясе һәм мөселман дөньясы арасындагы стратегик партнерлыкны киңәйтү һәм ныгытуда төп рольне уйнарга тиеш», - дип ачыклык кертте ул.
«KazanForum - мөһим мәйданчык кына түгел, ә мәдәниятебезне һәм кыйммәтләребезне таныту өчен нәтиҗәле платформа да. Бу - Россиянең традицион кыйммәтләр, толерантлык һәм хезмәттәшлеккә ачык булган көчле һәм бәйсез дәүләт булуын күрсәтү мөмкинлеге. Форумны Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәннән соң үткәрү безгә аеруча зур җаваплылык өсти. Барлык чараларны да югары дәрәҗәдә уздыру мөһим», - дигән ышаныч белдерде вице-премьер.
Моннан тыш, ул оештыру комитетының моннан алдагы утырышында KazanForum чараларын 13-18 майда уздыру турында карар кабул ителүен искәртте, төп даталар – 15 һәм 16 май.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта оештыру комитеты масштаблы чакыру кампаниясе уздыра. Россиянең 61 төбәге һәм 74 илнең вәкилләре форумда катнашачакларын раслады инде.
«Агымдагы елның беренче кварталында чит илләргә сәфәрләр һәм очрашулар вакытында без кайбер ил вәкилләренең форумда катнашуы турында фикер алыштык, хезмәттәшлек мәсьәләләренә, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме кысаларындагы багланышларга тукталдык», – дип искәртте ТР Рәисе. Ул алда торган чаралар чит ил партнерларында зур кызыксыну уята, дип өстәде.
Форумда катнашуларын раслаган кунакларның сәфәрен оештыру юнәлешендә эш алып барыла. Пленар утырыш: «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр» дигән темага үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз