Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: 30 ел дәвамында парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов депутатларны республика Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. Бу бөтен төбәк өчен әһәмиятле вакыйга, дип билгеләп үтте ул парламентның сигезенче утырышында.
«Өч дистә ел дәвамында парламентаризмның ышанычлы хокукый нигезе булдырылды, югары профессиональлек, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынды. Әлеге принциплар барлык чакырылыш депутатлары эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әйләнде, буыннар алмашынуын саклап калды», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу казанышларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аерым роль уйнады. «Аның зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә без катлаулы чорда замана сынауларын җиңеп кенә калмадык, тотрыклы үсешкә нигез салуга да ирештек», – диде ул.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык чакырылыш депутатлары да үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде, республиканың тотрыклылыгын һәм гражданнарны хокукый яклауны тәэмин итә торган карарлар тапты.
«Болар барысы да халыкның тормыш сыйфатын арттырырга генә түгел, ә республикабызның Россиянең терәк төбәге статусын ныгытырга да мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә Татарстан хаклы рәвештә илнең иң динамик үсешле һәм икътисади яктан тотрыклы төбәкләренең берсе булып тора. Биредә югары тормыш сыйфаты белән җәмгыятьнең актив гражданлык позициясе берләшә», – дип белдерде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда үзара хөрмәт итү мохитендә 175 төрле милләт вәкиле яши. Алар «мәдәниятара диалог үрнәге»н күрсәтә.
Ул республиканың икътисади үсешенә һәм социаль-сәяси тотрыклылыгына Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Дәүләт Советы сизелерлек өлеш кертә, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз