news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 27 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

Миңнеханов 27 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә җиденче чакырылыш республика парламентының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ».

Миңнеханов юлламада республиканың эчке һәм тышкы хәле турында сөйләячәк.

«Татарстан Рәисе әлеге чыгышка әзерләнә. Җиденче чакырылыш парламент эшчәнлегенең иң башында перспективага программа алуыбыз бик әйбәт», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында уза. 10.00 сәгатьтән теле- һәм радиотрансляция оештырыла.

Утырышка дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре һ.б. чакырылган. Аларның гомуми саны – 670 кеше.

Республика лидеры Татарстан Дәүләт Советына юллама белән беренче тапкыр 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100