Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: 2024 елның тугыз аенда Татарстан бюджетына 452 млрд сум кергән
Быелның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 452,3 млрд сум акча кергән. Алар арасыннан шәхси керемнәр 383 млрд сум булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган финанс, казна һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Хәзер төп бурыч – керемнәрнең уңай динамикасын саклау. Агымдагы шартларда вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин. Без беренче чираттагы, социаль әһәмиятле бурычларны абсолют башкарып чыгуны, бюджетның баланста булуын тәэмин итәргә әзер булырга тиеш», – диде Миңнеханов.
Ул киләсе ел бюджеты сизелерлек – 13,5 млрд дефицит белән планлаштырыла диде. «Безгә акчаны хәзердән үк ала башларга кирәк», – диде Рәис.
Татарстан лидеры быелның 9 аенда табышка салым буенча керемнәрнең кимүе узган ел белән чагыштырганда 10 млрд сумнан артып китте, дип өстәде. «Вәзгыять киеренке. Күп кенә предприятиеләр буенча ел ахырына кадәр кимү көтелә», – дип саный Миңнеханов.
Татарстан Рәисе тармак министрлыкларына икътисад һәм финанс министрлыклары, шулай ук салым органнары белән бергә бу вазгыятьне контрольдә тотарга һәм бизнес мәсьәләләрен һәм проблемаларын карарга йөкләмә бирде. Бу эшнең максаты – оешмалар эшенә уңай шартлар булдыру.
«Банк ставкасын исәпкә алып, без инвестиция вәзгыятенең һәм предприятиеләр өчен акчаларның мөмкин булмавын аңлыйбыз. Предприятиеләрдә проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү өчен эчке резервлар табарга кирәк», – диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз