Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан бюджеты турында законны имзалады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булачак — аның фаразланган кереме һәм чыгымнары 399 599 130,1 мең сум (якынча 400 млрд сум) күләмендә расланган. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган законда язылган.
Моннан тыш, әлеге документта киләсе план чорына характеристикалар билгеләнгән. Мәсәлән, 2025 елда бюджет кереме 403 592 206 900 сум тәшкил итәчәк, ә чыгымнар— 416 090 167 200 сумга кадәр. Шулай итеп, бу чорда бюджет дефициты 12,5 млрд сумга якын булачак.
2026 елда да 427 404 227 900 сумлык керем һәм 446 275 971 200 сумлык чыгым булганда, бюджет дефициты көтелә. Алар арасындагы аерма 18,87 млрд сумга җитәчәк.
Татарстанның эчке дәүләт бурычының югары чиге 2025 елның 1 гыйнварына 107,7 млрд сумнан, тышкысы 8,785 млрд япон иенасыннан артып китәчәк. 2026 елда күрсәткечләр 99 млрд сум һәм 8 млрд иенадан артык тәшкил итәчәк.
- Элегрәк «Татар-информ» 2023 елда республика милли проектларны гамәлгә ашыруга 43 млрд сум сарыф итәчәген хәбәр иткән иде. Милли проектлар илдә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз