Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: 2023 елда Татарстан сәнәгате 2 процент үсеш белән эшләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиягә каршы санкцияләр белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, Татарстан сәнәгате үсешен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең гомуми хисап-сайлау җыелышында белдерде. Җыелыш Казан вертолет заводы территориясендә узды.
Республика җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 5 ай эчендә сәнәгать 2 процент үсеш белән эшләде, ул бу уңай нәтиҗәләрне предприятиеләр җитәкчелеге, хезмәт коллективлары эше белән бәйләде.
«Сез кыска вакыт эчендә яңа логистик маршрутларны җайга салырга, кооперациянең яңа юнәлешләрен формалаштырырга һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә алдыгыз. Шунысы куанычлы, сәнәгать флагманнарыннан тыш, яңа проектларны кече һәм урта компанияләр эшләтеп җибәрүен дәвам итә», - дип яза Рөстәм Миңнеханов сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Ассоциация уставы нигезендә, җыелышта алдагы 3 елга җитәкче органнар сайлана. Президент итеп Александр Лаврентьев, ә генераль директор итеп Алексей Пахомов кабат сайланды. Ахырда Республика Рәисе ассоциация вәкилләренә Татарстанның берничә дәүләт бүләген тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз