news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: 2022 елда Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 50 процентка артты

Миңнеханов: 2022 елда Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 50 процентка артты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

2022 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше, 50 процентка үсеп, 290 миллион доллардан артып китте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсе хокиме Улугбек Косимов белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Төбәкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлеккә Россия һәм Үзбәкстан Президентлары Владимир Путин белән Шәүкәт Мирзиёев та актив рәвештә ярдәм күрсәтә, дип өстәде республика җитәкчесе.

«Товар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү номенклатурасын һәм күләмнәрен арттыру юнәлешендә алга таба да эшләү зарур. Бездә моның өчен кирәкле бөтен әйберләр дә бар, - дип искәртте Миңнеханов. – Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла, уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Казан һәм Үзбәкстанның өч шәһәре – Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасындагы туры авиаэлемтә дә эшлекле элемтәләрне үстерергә ярдәм итә».

Сурхандәрья өлкәсе делегациясе Казанга Россия һәм Үзбәкстан арасындагы III Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен октябрь аенда килгән иде. Ул вакытта республика һәм өлкә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер әлеге документларны эчтәлек белән тутырырга, «конкрет проектларга күчәргә» кирәк.

Улугбек Косимов Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевның сәламен тапшырды һәм октябрь аенда имзаланган килешүнең ике төбәк арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot