Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында һәм 2 нче лицей-интернатта булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
- 2 нче татар гимназиясе 1990 елда ачылган. 1992 елда уку йортына бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә. 2014 елда гимназия милли мәгариф үзәге статусын алды, аның концепциясе буенча мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының һәм КФУның татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, саклау һәм тарату буенча ресурс базасына әверелде.
Гимназиянең иске бинасы 1960 елда төзелгән, анда 939 укучы белем ала. 2024 елда гимназиянең 270 балага исәпләнгән өстәмә дүрт катлы корпусы файдалануга тапшырылды. Яңа корпусны карау барышында гимназия директоры Рамил Гайнуллин аңлатмалар бирде.
Рөстәм Миңнеханов күпфункцияле спорт залын, интерактив такталар һәм цифрлы белем бирү ресурслары белән җиһазландырылган заманча уку кабинетларын карады, мобиль кабинетларда һәм лабораторияләрдә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.
Инженерлык үзәгендә Рәисне яшь математика укытучысы Рамил Баһавиев белән таныштырдылар. Ул 2019 елда Мәрҗани исемендәге Казан татар гимназиясен тәмамлаган. БДИны дүрт фән буенча 399 баллга тапшырган. Бүген КФУ магистратурасында уку белән беррәттән Рамил Баһавиев туган гимназиясендә укучылар белән дә шөгыльләнә.
Аннары Татарстан Рәисе Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булды. Музей экспозициясе алты тематик зонага бүленгән һәм танылган татар мәгърифәтчесенең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов янәшәдә урнашкан табигый-математик фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче лицей-интернатта булды.
- Биредә Татарстанның 24 районы һәм шәһәреннән һәм Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 325 укучы белем ала. Педагогик состав 45 кешедән тора, һәр дүртенчесе лицейны тәмамлаган. Бүгенге көндә уку йорты рекордлы санда Бөтенроссия олимпиадалары медалистларын һәм призерларын чыгара, бу күрсәткеч буенча республикада - 1 нче урынны, Россиядә 12 нче урынны алып тора. Лицейга керү өчен конкурс зур - бер урынга 12 кеше. Лицей интернаты 167 тәрбияләнүчегә исәпләнгән һәм шуңа күрә барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый.
Уку йорты җитәкчелеге Татарстан Рәисенә яшәү шартларын яхшырту һәм урыннар санын арттыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз