news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 16 кешегә Фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясен бирү указын имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен бирү турындагы указга кул куйды. Документ ТР Президенты сайтында дөнья күрде. Премияләрне республиканың 16 кешесе алачак.

«Татарстан Республикасында бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацияле системасын булдыру һәм файдалануга кертү» хезмәте өчен:

«Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыгы җитештерү Ассоциациясе генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Юрий Ершовка;

«Агропроект» ҖЧҖ директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Илдус Габдрахмановка;

«Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Владимир Грачевка;

«Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыгы җитештерү ассоциациясенең технология һәм орлыкчылык бүлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Шаһит Зәйнуллинга;

«АГРО-АЛЬЯНС РИА» ҖЧҖ коммерция директоры Илдар Имамиевка;

«Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыгы җитештерү ассоциациясе баш хисапчысы Вәзир Мәүлинга;

«Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт югары белем бирү мәгариф учреждениесе профессоры, техник фәннәр докторы Эльмас Нуруллинга;

«Чистай орлыклары» ҖЧҖ директоры Николай Прокофьевка премия бирелде.

«Нефть катламнарының һәрберсен аерым-аерым бер скважина ярдәмендә бер үк вакытта эксплуатацияләү ысулларын эшләү һәм сәнәгатьтә файдалануга тапшыру» хезмәте өчен премияләр:

В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлеге башлыгы,техник фәннәр докторы,профессор, хезмәт җитәкчесе Камил Гарифовка;

В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе Нефть һәм газ чыгару департаментының Нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары Александр Артюховка;

«Татнефть» ГАҖнең» Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлегенең скважиналарны эксплуатацияләү секторы мөдире Виктор Балбошинга;

«Татнефть» ГАҖнең» Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» әйдәп баручы инженеры Николай Воронинга;

«Татнефть» ГАҖнең» Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлегенең нефть чыгару техникасы һәм технологияләре лабораториясе мөдире Александр Глуходедка;

«Татнефть» ГАҖнең» Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлегенең катлаулы скважиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау лабораториясе мөдире,техник фәннәр кандидаты Альберт Кадыйровка;

«Татнефть» ГАҖнең» Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлау нефть институты «Скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү» бүлегенең скважиналарны төзекләндерү секторы мөдире, техник фәннәр кандидаты Илһам Рахмановка;

В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең Оештыру ягыннан үсеш идарәсе башлыгы, техник фәннәр кандидаты Владимир Фадеевка бирелде.

Исегезгә төшерәбез, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре илебезнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килә торган һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә һәм рухи алгарышына ярдәм итә торган гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә керткән өлешләре өчен бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100