news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 100 балл җыючыларга бар эшкә дә ничек өлгерүен әйтте: Мин дә сезнең кебек үк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында иң күп балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм халыкара, Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу вакытында егетләр һәм кызлар республика җитәкчесе белән аралашты, аңа сораулар бирде.

Аларның «Барысына да ничек өлгерәсез?» дигән соравына Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә сезнең кебек үк! Бары тик приоритетларны билгеләргә генә өйрәндем», - дип җавап бирде.

Ул үз эшендә күп вакытны ала торган протокол әйберләре күп булуын әйтте. Әмма шуңа да карамастан, әгәр приоритетларны билгеләсәң, барлык бурычларны да хәл итәргә була.

«Әйтик, миңа иртәнге 11.00 сәгатьтә очрашу билгелиләр икән, мин болай уйлыйм: 11 сәгатьтә син инде арырга өлгерергә тиеш. Һәм төшке аш вакыты якынлашып килүе турында уйларга. Әгәр 11 сәгать – иртәнге вакыт дип саныйсың икән, берни дә килеп чыкмаячак. Шуңа күрә иртәрәк торырга һәм эшләргә кирәк! Һәм спорт белән шөгыльләнергә», - дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.

Республика җитәкчесеннән шулай ук әгәр бүген югары уку йортына керсәгез, нинди юнәлешне – нефть химиясенме әллә ИТ-технологияләрнеме – сайлар идегез дип тә сорадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100