news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: 1 сентябрьгә кадәр тугыз мәктәпне файдалануга тапшырырга кирәк

Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә баручы ремонтны вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләргә кирәк. Моңа ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов игътибар итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Ул искәрткәнчә, төбәктә 185 мәгариф объекты, шул исәптән 51 мәктәп яңартыла.

«Без тугыз мәктәп һәм бер кушып төзелгән бинаны файдалануга тапшырырга тиеш, – дип белдерде Татарстан Республикасы җитәкчесе. – Шулай ук Кукмара районындагы башлангыч мәктәп бинасын. Мәгариф министрлыгы, Төзелеш министрлыгы һәм муниципалитетларга бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк».

Шимбә киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстанның барлык районнары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot