Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнарына матди ярдәм турында закон булдырырга кушты
Куркынычсызлыкны тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу эш өчен төп җаваплылык Эчке эшләр министрлыгында булуын ассызыклады. Бу хакта ул 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында сөйләде.
«Кадрлар кытлыгы булганлыктан, хезмәткәрләргә эш күләме икеләтә һәм өчләтә арта. Республика Хөкүмәтенә, депутатлар корпусы белән берлектә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген закон кысаларында карауларын сорыйм. Предприятие һәм оешмаларга бу сорауда теләктәшлек күрсәтүләре кирәк. Эчке эшләр министрлыгы эше – беренче чиратта, безнең һәм якыннарыбызның иминлеге», – диде Татарстан Рәисе.
«Предприятиеләр, транспорт, социаль инфраструктура объектларында сәнәгать һәм антитеррорчылык куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып кала. Хокук саклау органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә, террорчылык һөҗүмнәре омтылышлары вакытында ачыклана. Предприятие җитәкчеләренә бу сорауда уяулыгын югалтмаулары мөһим. Өстәмә куркынычсызлык чараларын күрү кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада күпсанлы чаралар уздыру белән бәйле рәвештә, куркынычсызлык сораулары бүген беренче планга чыгуына басым ясап әйтте,
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз