news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңназыйм Сәфәров татар журналистлары форумында: Еламыйча гына алга барырга кирәк

9-11 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. «Татарстан» телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров, бер-беребезгә терәк булырга кирәк, ди.

Миңназыйм Сәфәров татар журналистлары форумында: Еламыйча гына алга барырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Пандемия вакытында «Нихәлләрдә яшәп ятасыз» дигән рубрика ачтык. Милләтнең ничек яшәгәнен белергә кирәк, шуңа күрә без, күпләрнең ярдәме белән, төбәкләрдәге татарларның ничек яшәп ятканын күрсәттек. Үзебезнең базарда гына кайнамыйбыз, татар халкы бөтен җирдә яши.

Илшат Юнысович та медиаүзәк дип әйтеп сөендерде. Бу – барыбызга да кагыла торган әйбер. Тормыш еламаска өйрәтте, диләр бит. Еламыйча гына алга барырга кирәк. Язмышыбызга язылган икән, аны эшләргә кирәк. Булганыгыз өчен рәхмәт. Бергәләп бер максатта эшлик, ди ул.

Бөтенроссия татар журналистлары форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100