Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман янында иң күп янгын теркәлгән районнарны атады
Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле 393 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 234 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР «Урманны янгыннан саклау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе төбәк диспетчерлык хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иң күп янгыннар Түбән Кама (30 очрак), Мөслим (17), Лаеш (16) һәм Алабуга (12) муниципаль районнарында теркәлгән.
«Урманда янгын чыгуга юл куелмады — барысы да оператив рәвештә сүндерелде», — дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда өченче янгын куркынычы классы гамәлдә, дип белдерде ул.
«Көзен дә урманда янгын чыгу куркынычы югары, шуңа күрә хәл даими контрольдә. Без урман массивларында (аеруча торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре янында) патрульлек итүне көчәйттек. Халыктан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен һәм янгыннар турында 112 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз», — диде Сөнгатуллин.
Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны яңгырлы һава торышы урнашканнан соң рәсми рәвештә ябылачак. Бу чама белән октябрь урталарында булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз