news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлыкта универсаль пособиене 17 яше тулмаган балаларга билгеләү турында аңлаттылар

Универсаль пособие 17 яшькә кадәрге балаларга билгеләнергә мөмкин дигән карар гамәлдәге кагыйдәләр һәм финанс мөмкинлекләре белән аңлатыла, дип белдерде Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. РИА Новости шул турыда яза.

Дәүләт Думасында универсаль пособие турындагы закон проекты буенча фикер алышу барышында министр урынбасарыннан пособиенең ни өчен 17 яшьлек балаларга да кагылмавы турында сорадылар, чөнки бу яшьтәге балалар укуларын дәвам итә һәм балигъ булмаган санала.

«Гамәлдәге кагыйдәләр – Россия Федерациясе президенты указы. Ул пособиене нәкъ менә 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне күздә тота», – дип җавап бирде Пудов.

news_right_1
news_right_2
news_bot