Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлыкта таныш булмаган номерларга кабат шалтыратырга ярамавы турында сөйләделәр
Аферистлар россиялеләр билгесез номерларга шалтыратсын өчен төрле сылтаулар куллана башлаган. Нәтиҗәдә кешенең счетыннан зур сумма акча алына. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, схема гади: кешеләргә күрсәтелгән телефон номерына шалтыратуларын сорап хәбәр килә. Үтенеч теләсә нинди сәбәп белән нигезләнергә мөмкин - дустыңа ярдәм итү, элемтә тарифларын үзгәртү, элемтә яки банк картасы белән проблемалар һәм башкалар. Кеше шалтыраткач, аны линиядә озак тоталар. Нәтиҗәдә, мошенникларның счеттан акча алганнары ачыклана.
Түләүле шалтырату сервислары бар, әмма еш кына алар күңел ачу сервислары булып тора, анда телефон аша хезмәтләр күрсәтелә һәм шалтырату өчен өстәмә түләү алына.
Аферистлар мондый сервисны терки һәм шалтырату өчен түләү алу турында кисәтмичә генә номерны тарата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз